TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29921

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры454Количество просмотров
Опубликован9 янв.09.01.2026, 15:06
Содержимое поста

Содержимое

Соңгы айларда Русиядә асаба халыклар хокукларын яклаучыларны эзәрлекләү – бу активистларның Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) белән хезмәттәшлек һәм аның чараларында чыгыш ясаулар белән бәйле булырга мөмкин. Мондый нәтиҗәгә белгечләр һәм чыганаклар белән аралашу нәтиҗәсендә "Вот так" басмасы килгән. Басма искәртүенчә, 2025 елның декабрендә Мәскәү, Петербур, Мурмански, Томски һәм Кемерово өлкәләрендә, Алтай һәм Краснодар крайларында, Алтай һәм Саха республикаларында асаба халыклар хокуклары мәсьәләләре белән шөгыльләнгән активистларда күпсанлы тентүләр узды. 17 декабрь көнне полиция хезмәткәрләре кимендә 17 асаба халык вәкилен тоткарлады, күпчелеге шул ук көнне азат ителде, кимендә 2 активист сак астына алынды. Себер активистларының вәкиле "Себер. Реалии" басмасына сөйләгәнчә, барлык 17 активист БМОның экологик форумында катнашкан булган. Вазгыять белән таныш булган "Вот так" чыганагы бу мәгълүматны раслый. Аның сүзләренчә, тоткарланучыларның күпчелеге БМО мәйданчыкларында һәм чараларында күпсанлы чыгыш ясаган, асаба халыклар мәсьәләләрен күтәргән. Эзәрлекләнүчеләрнең күпчелегенең исеме ачык аталмый. "Вот так" медиасының чыганагы сүзләренчә, барлык эзәрлекләнүче активист озак еллар дәвамында Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш асаба халыкларының хокукларын яклау белән шөгыльләнгән. — Алар асаба халыклар телләренең юкка чыгуын, авыл мәктәпләренең ябылуын, балаларга халык мирасын тапшыру турында сөйләгәннәр. Бу ачык һәм тыныч эшчәнлек булган, — ди ул. Эзәрлекләнүче активистлар арасында шор халкы вәкиле Алексей Чиспияков да бар. 2025 елның язында ул БМОда тайганы бетерү һәм Кузбасста шорларны эзәрлекләү турында сөйләгән булган. Тентү барышында аның компьютер һәм телефоннарын алып киткәннәр. Аңа карата эш кузгату-кузгатмау яки хокукый статусы турында берни әйтелмәгән. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi