Содержимое
"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов 2025 ел Башкортстан өчен сәяси хөкем карарлары һәм репрессияләрне арттыру, кешеләрне авызлыклау елы булды дип саный. "Башкортстанда репрессив режим хөкем сөрә. Быел империячел байрак тирәсендә гауга чыкты. Ул хәлне ачыклар өчен, бу эшкә Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үзе кушылды. Ишембайда, алты кешене, шул исәптән бер кыз баланы тоткарладылар, имеш, алар террорчылык җинаять кылырга әзерләнгән. Баймак эше буенча кешеләргә хөкем карарларын чыгардылар, кешеләрне төрмәләргә утыртуны дәвам иттеләр. "Марксист түгәрәгенә" йөрүчеләр эше буенча да хөкем карары чыгарылды. Болар барысы да республикада репрессив машинаның которып эшләвен күрсәтә", ди Габбасов. Ул республика халкы арасында пропаганда корбаннары бар, алар күп, әмма кешеләрнең күзләре ачыла башлады дип саный. "Алар Украинадан мәетләр кайтуын күрә, республика бит бәләкәй, һәр авыл зиратында яңа каберләр барлыкка килә, һәр заман җеназа намазы укыла. Әллә кем үлми бит, шул кешеләрнең ирләре, балалары, абый-энеләре китә. Шулай ук фикер өчен, сүз өчен, урамга чыккан өчен генә кешеләрне төрмәгә утыртуларын күрәләр. Әйе, халык дәшми, әмма Русиядәге сәясәт ал да гөл түгеллеген аңлый башладылар. Чөнки алар кемнәр зинданга утыртылганын күрде, гап-гади авыл эшчәннәре, тир түгеп акча эшләп, гаиләсен караучы ирләр, хатыннар", ди Габбасов. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi