Содержимое
АКШ президенты Доналд Трамп АКШка Гренландияне контрольгә алу кирәклеге турында янә белдерде. Юкса аны Кытай яки Русия контрольга алачак диде. Ак йортта АКШның нефть ширкәтләре җитәкчеләре белән очрашуда Трамп кемгәдер ошыймы-юкмы, аның хакимияте Гренландия белән нәрсәдер эшләргә ниятли дип ассызыклады. Трамп Гренландияне контрольгә алуны АКШның дәүләт иминлеге белән аңлатты. «Әгәр без моны эшләмәсәк, Гренландияне Русия яки Кытай контрольгә алачак, ә без Русия яки Кытайның безнең күршеләребез булуын теләмибез», диде Трамп. Ул шулай ук Даниянең Гренландиягә хокукын шик астына куйды, «анда 500 ел элек ниндидер көймә килеп туктаган булуы утрауны аларныкы итми» дип белдерде. Трамп Америка максатларына ирешү өчен «гади юл» барлыгын әйтте, ләкин ул кабул ителмәсә, «кырыс» вариант та булуын ассызыклады. Даниядә һәм Европа берлеге илләрендә Трампның һәм аның хакимияте вәкилләренең соңгы белдерүләрен зур борчылу белән кабул итәләр. Сишәмбе көнне Европа берлегенең әйдәп баручы илләре һәм Британия (аларның барысы да НАТО кысаларында АКШ беректәшләре) уртак белдерү белән чыкты. Белдерүдә Арктикада иминлекне тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклап, утрауның язмышын бары тик Дания һәм Гренландия үзе генә хәл итә ала дип белдерелде. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi