TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29941

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры456Количество просмотров
Опубликован12 янв.12.01.2026, 06:07
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 12 гыйнвар, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Ирандагы протестларны җитәкләгән Реза Пәһләви беренче мөмкинлек булуга ук илгә кайтырга әзер булуын һәм инде күчеш хөкүмәте төзүне планлаштыруын белдерде. Бу хакта ул Fox News телеканалы эфирында сөйләде. 🔸Израил Хәмәс контролендә булган Гәззә сызыгы җирләрендә яңа җир өсте хәрби чарасын үткәрү планын эшли. Бу хакта чыганакларга сылтама белән The Times of Israel һәм The Wall Street Journal яза. Моның сәбәбе итеп Хәмәсның коралсызланудан баш тартуы атала. Коралсызлану тынычлык килешүендә каралган иде. 🔸Русия армиясенең Украинаның Одесса шәһәренә һөҗүмендә ике кеше, Днепропетровски өлкәсенә һөҗүмдә бер кеше яраланган дип хәбәр итә җирле хакимият вәкилләре. 🔸Британия хөкүмәте махсус Украина өчен яңа тактик баллистик ракетлар җитештерә башлаячагын белдерде. Алар 200 килограмм авырлыктагы атом булмаган чукмарларны йөртә һәм 500 километрга кадәр ераклыктагы һәдәфләргә һөҗүм итә алачак. 🔸Мурмански өлкәсенең Оленегорски шәһәрендәге нефть базасында АИ-95 маркалы бензинның 80 тоннасы түгелгән. Бу хакта төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) идарәсе хәбәр итте. Оешма белдерүенчә, сәбәбе бензин саклау мичкәсе белән бәйле торбаның герметикасына зыян килгән. @azatliqradiosi