TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29942

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры418Количество просмотров
Опубликован12 янв.12.01.2026, 08:02
Содержимое поста

Содержимое

Көн язмасы: Ике Татарстан. Авыл җирендә яшәүче кеше өчен сугышта һәлак булу куркынычы Казан кешесенә караганда дүрт-биш тапкырга югарырак Сугыштан әйләнеп кайтмау куркынычы авыл-районнарда яшәүчеләр өчен казанларга караганда дүрт-биш тапкырга югарырак. Республика өчен төп югалтулар 35–44 яшьтәге ир-атларга, ягъни эшче кулларга туры килде. Алар өчен контракт хезмәте үлем куркынычы белән яный, шул ук вакытта ул социаль күтәрелү өчен бердәнбер мөмкинлек. "Idel.Реалии" Украинадагы сугышта республикадагы югалтулар нинди булуын ачыклау максатыннан, "Погибшие из Татарстана" Telegram- каналы мәгълүматларын, үз статистикасын һәм Азатлык Радиосы мәгълүматларын анализлады. Өч исемлектә дә үлгәннәр саны аз гына аерылып торса да, статистика охшаш. Шулай итеп, Татарстаннан һәлак булучыларның уртача һәм медиан яше сугыш башланганнан бирле — 39 яшь. Татарстаннан һәлак булганнарның якынча 40 проценты — 35–44 яшьтәге ир-атлар. Тагын 29 проценты — 45 яшьтән өлкәнрәкләр. Димәк, төп басым хезмәткә яраклы яшьтә булган ир-атларга (35–44 яшь) туры килгән. Бу яшь төркемендә югалтулар 18–24 яшьтәге ир-атлар арасындагы югалтулардан биш тапкыр күбрәк. Тулырак👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз @azatliqradiosi