TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29943

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры445Количество просмотров
Опубликован12 янв.12.01.2026, 10:25
Содержимое поста

Содержимое

АКШ президенты Доналд Трамп Иран җитәкчелеге Вашингтон белән сөйләшүләр уздырырга тели дип белдерде. Бу хакта ул 11 гыйнварда Air Force One очкычында журналистларга әйтте. "Без алар белән очраша алабыз. Очрашу оештырыла", диде Трамп. Ул шулай ук, АКШка "очрашу алдыннан гамәл кылырга туры килүе дә ихтимал" дип өстәде, ләкин тулырак мәгълүмат бирмәде. 10 гыйнварда Трамп Truth Social социаль челтәрендә АКШ иреккә омтылган Иранга "ярдәм итәргә әзер" дип язды. The New York Times газетасы хәрби даирәләрдәге чыганакларына сылтама белән, соңгы берничә көндә АКШ президентын Иранга каршы хәрби һөҗүмнәрнең берничә варианты белән таныштырганнарын, әмма әлегә соңгы карар кабул ителмәвен хәбәр итте. Иран хакимиятләре һәлак булганнар һәм кулга алынганнар саны турында рәсми мәгълүмат бирми. Хокук яклаучылар төрле саннар китерә. Human Rights Activists News Agency (HRANA) хокук яклау оешмасы мәгълүматларынча, 11 гыйнварга протестлар башланганнан бирле 544 кеше һәлак булган, шул исәптән сигез бала, 47 хәрби хезмәткәр һәм тәртип саклау оешмалары вәкилләре. Массакүләм мәгълүмат чаралары чыганаклары һәм Telegram-каналлар меңләгән кешенең һәлак булуы турында яза, әмма бу мәгълүматларны рәсми рәвештә раслау мөмкин түгел. Хокук яклау оешмалары интернетның тулысынча сүндерелүе һәм мәгълүматка керүгә кырыс чикләүләр кертелүе мәгълүмат җыюны һәм аны тикшерүне җитди кыенлаштыра дип билгели. NetBlocks сайты мәгълүматларынча, Иранда интернет инде ким дигәндә 84 сәгать эшләми. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi