Содержимое
"Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде"."Баймак эше" фигуранты Вәлләм Моталлапов тарихы Оренбур шәһәренең Үзәк район мәхкәмәсе Башкортстанның Баймак районында туып-үскән, күп балалы ата Вәлләм Моталлаповка өч ел да өч ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасы чыгарды. "Баймак эше" буенча хөкем ителгән күпләр кебек үк, аңа да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм куәт оешмалары вәкилләренә "көч куллану" маддәләре тагылды. — Вәлләм — әти-әнисенең өлкән улы. Ул бик иртә, 18 яшендә өйләнде, хәзер гаиләсендә инде дүрт бала үсә. Гомеренең диярлек бөтен өлешен гаиләсе белән Буранбайда үткәрде. Тугызынчы сыйныфтан соң Баймактагы Зауралье агросәнәгать көллиятенә укырга керде, анда механизатор һөнәрен үзләштерде. Колхозда тракторчы, көтүче булып эшләде, аннары ике елдан артык Себердә вахтада хезмәт итте. Кире кайткач, үз тракторында үзенә эшләп йөрде — кемгәдер утын ташыды, кемгәдер печән әзерләшергә ярдәм итте, дип сөйләде безгә активистлар. Билгеле булуынча, Вәлләм Моталлаповны Пермьдәге №29 төзәтү колониясенә этап белән озатканнар. Хокук яклаучылар мәгълүматына һәм хөкем ителгәннәрнең туганнары, адвокатлары хәбәрләренә караганда, әлеге колониядә хәзерге вакытта "Баймак эше" нигезендә кимендә 16 хөкем ителгән кеше җәзасын үти (2025 елның декабрь уртасына булган мәгълүматлар). Шунда ук 2024 елның 17 гыйнварында "баймакчылар" яклап урамга чыккан башкорт активисты Фаил Алсынов та утыра. Тулырак 👉монда укыгыз