Содержимое
Европа берлеге 1 февральдән башлап Русия нефтьенә куелган бәя чиген бер мичкәсе өчен 47,6 доллардан 44,1 долларга кадәр төшерәчәк. Тиешле карар Европа берлеге Шурасы сайтында басылып чыкты. Көнбатыш илләре Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле, нефте бәясен чикләү турында карар кабул итте. Башта, 2022 елның декабрендә бу бәя 60 доллар иде, 2025 елның сентябреннән ул 47,6 долларга кадәр төшерелде. Шул ук вакытта Русиядә бәя чиге шартларын үтәп нефть сату тыела. Бу тыю берничә тапкыр озайтылды, соңгы тапкыр — 2026 елның 30 июненә кадәр, дип яза РБК. Декабрь аенда Reuters агентлыгы «Җиде ил төркеме» (G7) һәм Европа берлеге Русия нефтьен диңгез юлы белән ташуны тулысынча тыю мөмкинлеген тикшерә дип язган иде. Моңа кадәр Европа берлеге нефтьнең базар бәясенә карап, бәя чиген өч айга бер тапкыр яңадан карау вариантын да күз уңында тоттылар.