Содержимое
Казанда яңа урамнага Идел, Габденнасыйр Курсави һәм Әскәр Шәехгали исемнәре бирелгән Казанның Вахитов районында Портовая, Девятаев һәм Меховщиков урамнары белән кисешкән яңа урамнарга исемнәр бирелгән. Тиешле карар Татарстан башкаласы мэриясе сайтында басылып чыкты. Урамнарның берсенә татар дин галиме, рухани, фикер иясе һәм мәгърифәтче Габденнасыйр ибн Ибраһим ибн Ярмөхәммәт ибн Иштирәк әл-Курсави исеме биреләчәк. Курсави 1776 елда хәзерге Татарстанның Арча районындагы Корса авылында туган. Шиһабетдин Мәрҗани аны «XIX гасыр ислам дөньясы дин галимнәренең иң якты йолдызы» дип атаган. Галим хаҗга бару юлында, холера эпидемиясе чорында Төркиядә вафат булган. Тагын бер урамга Русиядә татар язуын гарәп графикасы нигезендә беренче язу машинасын уйлап табучы һәм төзүче Шәйх-Али Әскәр Али улы исеме биреләчәк. Ул 1885–1968 елларда яшәгән. Шулай ук ул «Пишмаш» Казан полиграфия машиналары ширкәтенә нигез салучы буларак та билгеле. Өченче урам Идел урамы дип аталачак. Әлеге урамнар Идел елгасына якын.