Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Украина дроннары Рязань шәһәренә һөҗүм иткән. Хакимият хәбәр итүенчә, аларның икесе ике күпкатлы торак йортка бәрелгән. Ике кеше зыян күргән диелә. 🔸Нобель тынычлык бүләге лауреаты һәм Венесуэла оппозициясе лидеры Мария Корина Мачадо үз медален Доналд Трампка тапшырган. Бу хакта АКШ президенты үзе Truth Social социаль челтәрендә хәбәр итеп, моны «үзара хөрмәтнең матур ишарәсе» дип атаган. 🔸Сыктывкарда Эчке эшләр министрлыгы үзәгендә кичәге шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны унсигез кешегә җиткән. Аларның дүртесе үтә авыр хәлдә. Бинада кичә яктылык-тавыш гранатасы шартлаган, әлеге хәлдән со җинаять эше ачылган. 🔸Германиядә НАТОның киңкүләм хәрби күнегүләре башланды. Анда 11 ил катнаша: Италия, Греция, Германия, Чехия, Испания, Литва, Болгарстан, Төркия, Франция, Бельгия һәм Британия. АКШ бу күнегүләрдә катнашмый. 🔸Кытайда үлем җәзасына хөкем ителгән Русия ватандашын илгә кайтарганнар, дип хәбәр итә «РИА Новости». Марина Лопатинаны наркотиклар контрабандасы өчен гаепле дип тапканнар. Хәзер ул шул ук маддә нигезендә Русиядә җәза мөддәтен үтәргә тиеш: аңа 12 ел колония билгеләнгән.