Содержимое
Литва Сеймында Русиядә изелгән халыклар белән элемтәләр өчен Вакытлыча төркем төзелгән Бу хакта Азатлык Радиосына «Азат халыклар лигасы» оешмасына нигез салучыларның берсе Сыресь Боляень хәбәр итте. Төркем 12 гыйнварда барлыкка килгән. "Сеймда яңа төркем барлыкка килү «деколонизация» юнәлешендә эшләүче «Азат халыклар лигасы» белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе булды", ди Боляень. Ул Русия белән күрше яшәгән ил хакимиятләре Русия режимы белән бергә батмаска теләгән республикалар элиталары белән элемтәләр корырга вакыт дип саный. "Безне күрәләр һәм ишетәләр. Бүген инде бөтен дөнья Кремль режимының чатнап баруын аңлый. “Федерация” дип аталган корылманың таркалуы — вакыт мәсьәләсе генә", ди Боляень. Вакытлыча төркемгә Литва парламентының төрле фракцияләреннән 13 депутат кергән. Аның төп бурычы кеше хокукларын яклау юнәлешендә эшләү булачак дип көтелә. Азат халыклар лигасы Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен һәм аларның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформ.