TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29967

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры395Количество просмотров
Опубликован16 янв.16.01.2026, 11:00
Содержимое поста

Содержимое

Татарстанда 123 йөкле студент хатын-кыз 100 мең сум күләмендә бер тапкырлык түләү алган Бу хакта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова оешманың йомгаклау җыенында хисап тоткан. Бу түләүне Татарстан хакимияте узган елның сентябреннән кертте. Ул чакта республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов аңлатканча, акчага көндезге бүлектә укучы студенткалар йөклелек буенча исәпкә баскан очракта дәгъва итә ала. 2025 елның октябрь уртасында Татарстан Хезмәт министрлыгы бер тапкырлык түләү сорап республиканың 32 студенткасы мөрәҗәгать итте дип белдергән иде. Элегрәк Идел буе төбәкләрендә йөкле студенткаларга, шул исәптән балигъ булмаганнарга да, Чуашстанда, Мари Илендә, Самар, Сарытау, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләрендә дә шундый ук түләүләр кертелде. 2024 елның көзендә Русия президенты Владимир Путин төбәк башлыклары һәм төбәк башкарма хакимият оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен яңартылган күрсәткечләр исемлеген раслады. Анда икенче урында — федерация субъекты халкы саны, өченче урында — туучыларның гомуми коэффициенты тора.