Содержимое
Трампның "Кызыл сызыгы". АКШ баш күтәргән ираннарга ярдәм итәрме? Иранда хакимияттәге клерикаль режимга каршы барган хәзерге протестлар моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә иреште. Хакимият исә аларга тагын да кырысрак репрессияләр белән җавап бирә. Илнең 86 яшьлек югары рухание аятулла Али Хаменеи һәм аның тирәдәгеләр барган вакыйгаларда Ислам республикасы һәм үзләренең шәхси тормышларының яшәешенә турыдан-туры янау күрә, шуңа күрә тупас көч куллануга мөрәҗәгать итә. Аятуллаларның 47 еллык хакимиятеннән соң, күренеп тора ки ил халкының күпчелеге хакимият аларны алдады дигән нәтиҗәгә килгән. Иранда протеста катнашучыларның күпчелеге 1979 елда Иран шаһы Мөхәммәд Реза Пәһләви бәреп төшерелгән кебек үк, бу юлы да хөкүмәтнең егылуын теләсә дә, өметләр акланмаска да мөмкин. Күп аналитиклар фикеренчә, әгәр дә вазгыятькә турыдан-туры куәтле тышкы көчләр, иң беренче чиратта АКШ катнашмаса, Тәһрандагы режим, мөгаен, күтәрелешне бастырачак. Кичә кич AFP Фарсы култыгының өч иле "төбәктә җитди тетрәнүләр" килеп чыгу куркынычы сәбәпле, АКШ президенты Доналд Трампны Иранга һөҗүм итмәскә күндергән дип хәбәр итте. Басма бу хакта Согуд Гарәбстаны югары түрәсенә сылтанып язды. Журналистлар белән сөйләшкән түрә сүзләренчә, әлеге илләр Трампны күндерү өчен дипломатик тырышлык күрсәткән һәм "Иранга үзенең яхшы ниятләрен күрсәтү өчен мөмкинлек бирү"не сораган. Рәсми вәкил әйтүенчә, хәзер "ышанычны ныгыту һәм уңай карашны саклау эше дәвам итә". Азатлык Радиосы Иранда барган вакыйгаларны күзәтә. Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.