Содержимое
Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә тәртип өчен билге кертергә җыена. Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә уку-укыту эшчәнлеген оештыру тәртибенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан боерык өлгесе әзерләгән. Документта тәртип өчен билге куюны ихтималы да карала. Министрлыкта аңлатуларынча, бу яңалыкны Русиянең барлык мәктәпләрендә дә 2026 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертү ниятләнә. Төзәтмәләр пилот өлгесе нәтиҗәләре нигезендә эшләнгән. Пилотта үз теләге белән 89 мәктәп катнашкан, анда 5–8нче сыйныф укучыларына тәртип өчен билге куелган. Мәктәпләр бәяләү моделен — ике, өч яки биш баскычлы системны — үзләре сайлаган. Министрлыкта әйтүләренчә, сынау нәтиҗәләре укучыларның яңа системга гомумән уңай каравын күрсәткән һәм укытучыларга тәртип һәм тәрбия мәсьәләләрен җентекләбрәк күзәтергә мөмкинлек биргән. Шул ук вакытта педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре бу башлангычның нәтиҗәлелегенә шик белдерә. «Учитель» һөнәри берлегендә әйтүләренчә, тәртип өчен билге кертү мәктәптәге низаглар проблемын хәл итмәячәк һәм көтелгән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин.