TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29973

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры469Количество просмотров
Опубликован17 янв.17.01.2026, 11:36
Содержимое поста

Содержимое

120 ел элек татар телендә “Йолдыз” газеты чыга башлый. Аңа күренекле мөгаллим, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди нигез сала. Ул 1918 елга кадәр, большевиклар тарафыннан ябылганчыга тиклем эшли. Азатлык әлеге газетта чыккан мәкаләләр белән таныштырган иде. Мәсәлән 1917 елның 17 февралендә чыккан хәбәрләр: Казан хәбәрләре 🔸Лекция. 19 февральдә кич 7 сәгатьтә ”Новый клуб” залында университет доценты Будда җәнабләре подоходный налог хакында лекция укыячак. Лекция соңында Казанның податный инспекторларыналог хакында халыкка мәгълүматлар бирәчәкләр. Лекциягә керү һәркемгә бушка. 🔸Яшерелгән он. Ближний Архангельский урамында Ягушин йортында 4нче часть политсиясе тентү ясап, 22 капчык беренче сорт, 29 капчык икенче сорт яшерелгән богдай оны тапты. Ягушин полициягә бу оннарны пряниклар пешерергә җыеп тотканлыгын сөйләгән. Оннар шәһәр ихтиярына алынган. 🔸Телефонаграммага бәһа арту. Вилаять земствосының гомуми җыелышы земский телефонаграмм белән хәбәрләшү өчен әввәлдә алынган сүзенә 2 тиенне 3 тиенгә, еллык абонементны 60 сумга кадәр арттырырга карар биргән. Игъланнар 🔹 Сач алучы. Сәмәрканд номерына яңадан кайтып, сач ала башладым. Җөмлә танышларымның рәхим итүләрен үтенәм. Гисмәтулла Нигъмәтуллин. 🔹Бала бирелә. Үзем гаскәрилеккә алынуым, әнкәмнең сәламәтсезлеге сәбәпле, 8 яшьлек братымны балалакка яздырып бирергә телим. Аркылы Академический урамда Куплева йортында 11нче фатирда Хәбибҗәмал Алиевадан белешергә. Тулырак 👉монда укыгыз.