Содержимое
Бүген Баймак протестларына ике ел. Барлыгы 66 кеше ирекләреннән мәхрүм ителде Кайбер саннарга күз салыйк: 📍17 гыйнвар көненә беренче инстанция мәхкәмәләре Баймактагы протестларда катнашкан 68 кешене хөкем итте. 📍Аларның 66сы 3 ел 3 айдан алып 7,5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. 📍Миңзия Әдигамовага мәхкәмә җәзаны үтәүне аның балалары 14 яшькә җиткәнче кичектерде (аңа дүрт ел бирелде). 📍Тагын бер кешене (исеме аталмый) мәхкәмә психиатрда мәҗбүри амбулатор дәвалануга хөкем итте, ул «киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру»да гаепле дип танылды. 📍2025 елның августыннан бирле Оренбур өлкә мәхкәмәсендә «Баймак эше» нигезендә ун фигурантның эше бара, аларны «киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыру»да гаеплиләр. 📍Аларның алтысына шулай ук «хакимият вәкиленә карата гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану» маддәсе дә өстәлгән. 📍Бүгенге көнгә «Мемориал» хокук яклау оешмасы «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән 64 кешене сәяси тоткыннар дип таныды. 2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде. Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң җинаять эшләре ачылды. 80ләп кеше кулга алынды.