Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Иранда протестлар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 3308 кешегә җиткән, дип хәбәр итә АКШта урнашкан HRANA бәйсез кеше хокукларын яклау оешмасы. Аларның 3097се — протестларда катнашучылар, 166 кеше — хәрбиләр һәм хокук саклау оешмасы вәкилләре. Шулай ук оешма протестларда катнашмаган 23 кешенең һәм 18 яшькә кадәрге 22 баланың һәлак булуын раслаган. Тагын 2100дән артык кеше җәрәхәтләгән. Оешма мәгълүматынча, протестлар вакытында 24 меңнән артык кеше тоткарланган. 🔸Испаниянең көньягында юлчыларны ташучы ике югары тизлектәге поезд бәрелешү нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булган, ким дигәндә 30 кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә El Pais. Поездларның берсе башта тимер юлдан чыккан, ә каршы килгән поезд аңа бәрелгән. 🔸Мәскәүдә билгесез кешеләр журналист Анна Политковскаяга куелган истәлек тактасын ваткан. Истәлек тактасы Политковская яшәгән, эшләгән һәм үтерелгән Лесная урамындагы йортта куелган иде. Журналистны һөнәри эшчәнлеге өчен 2006 елның 7 октябрендә үтерделәр. 🔸Европа берлеге илләре АКШка каршы җавап пошлиналары кертү мөмкинлеген карый, аларның гомуми күләме 93 миллиард евро тәшкил итәргә мөмкин, дип яза Financial Times. 🔸Русиядә авиаширкәтләр юлчыларны ташуны тәэмин итү өчен вакытлыча кулланыштан чыгарылган (консервацияләнгән) очкычларны яңадан кулланышка кертергә ниятли. Быел һәм киләсе елга совет чорында һәм чит илдә җитештерелгән, элек кулланыштан чыгарылган очкычларны яңадан сафка бастыру күздә тотыла, дип яза Ростехка сылтанып "Известия" басмасы. @azatliqradiosi