Содержимое
Көн язмасы:"Бүген хакимият җиңде, әмма халыкның ярсуы калды". Баймак протестларына ике ел Ике ел элек бу вакытта Башкортстанның Баймак шәһәрендә ОМОН кешеләрне кыйнап мәйданнан таратты. Һәм активист Фаил Алсыновны яклап чыккан кешеләрне тоткарлый башлады. Нәтиҗәдә Баймактагы протестларда катнашкан 68 кешене хөкем ителде. Аларның 66сы 3 ел 3 айдан алып 7,5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. Әле мәхкәмәләр дәвам итә, тиздән хакимият оештыручы дип санаган кешеләргә хөкем карарлары чыга башларга тиеш. Аларга хөкем карарлары тагын да куркынычрак булуы ихтимал дип саный хокук яклаучылар. Бүгенге көнгә "Мемориал" хокук яклау оешмасы "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән 64 кешене сәяси тоткыннар дип таныды. Ә бүген без Чехиянең Карл университетында укыган, "Баймак эше" нигезендә фәнни социологик тикшеренү алып баручы Илүзә Мөхәмәтйәнова белән сөйләштек. Галимә ике ел элек булган хәлләрне искә төшерә һәм ике ел эчендә кечкенә башкорт шәһәрендә ни өчен Путин режимы шулкадәр рәхимсез эш итүен аңлата. Ул үзе дә тумышы белән Баймак якларыннан һәм бу вакыйгалар эчендә кайнаган кеше. Баймактагы вакыйгалар аркасында ул туган якларыннан китәргә мәҗбүр булган шәхес. Әлеге вакытта ул Баймактагы протестлары турында фәнни мәкаләләр яза, китап чыгарырга ниятли. "Хакимият Баймак мисалында тупланырга ярамаганны күрсәтте. Махсус сабак укыттылар. Мин монда Радий Хәбировның кулын уйнаганын сизәм. Ул Куштау вакыйгаларында халык янына чыкты, хәтерләсәгез, яңгыр астында алар белән сөйләште. Үзе турында мине сындырдылар дип кабул иткәндер, гарьләнгәндер дип уйлыйм, үч саклап калуы ихтимал. Баймакта да аны көттеләр, әмма килмәде. Ул бу юлы мине сындырмыйсыз, мин җебек түгелмен дигәнне күрсәтергә тырышты. Шуңа Путин хакимияте кебек эш итте. Алар ягына басты", ди Мөхәмәтйәнова. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi