Содержимое
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итү өчен гаризалар кабул ителә башлады Гаризалар 2026 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә. Бүләк Татарстан президенты тарафыннан шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә тапшырыла. «Әлеге дәрәҗәле бүләк җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, ил һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә. Монда сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше күздә тотыла. Алар югары һөнәри осталык, авторның үзенчәлекле стиле, яңалык һәм кабатланмас булуы белән аерылып торырга тиеш. Шулай ук сәнгать, шулай ук әдәбият белеме өлкәсендәге күренекле фәнни тикшеренүләр өчен дә бүләк каралган», дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгына сылтама белән “Татар-информ”. Әсәрләр гаризалар кабул итү вакыты тәмамланганчы кимендә бер ел халык алдында башкарылган, дөнья күргән, күрсәтелгән, төзелгән яки файдалануга тапшырылган булырга тиеш. "Ят агент" дип танылган затлар Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итә алмый. Бу хакта фәрманны 2023 елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Мәрхүмә шагыйрә Нәҗибә Сафина совет чорында бары тик советка дан җырлый торган язучылар, рәссамнар һәм башка сәнгать әһелләре генә үстерелгән һәм яхшы яшәгәннәр дигән иде Азатлык Радиосына берничә ел элек. "Шул чор белән параллель китереп була. Тарих гел кабатланып бара. Шул ук сәнгать, иҗат кешеләре элек ГУЛАГ юлларында йөреп, халык дошманы дип аталса, хәзергеләре "ят агент" дип атала, мөһаҗирлеккә китәргә яки төрмәгә утырырга мәҗбүр. Русия империясе бу җирләргә килгәннән бирле аның стратегиясе бер дә үзгәрмәде, алымнары гына үзгәрә. Урыс академигы, элек Русиядә милләтләр эшләре министры булган Валерий Тишков: "Бу илдә бер генә милләт, бер генә тел булырга тиеш", дип алдан ук кычкырып куйды. Христиан дине һәм урыс теле турында сүз бара, әлбәттә", диде Нәҗибә Сафина. @azatliqradiosi