Содержимое
“Баймак эше” нигезендә дүрт ел ярымга хөкем ителгән 59 яшьлек Фатих Әхмәтшинга мәхкәмә колония җәзасын йомшаграк җәзага алыштырган, дип яза "Idel.Реалии". "Күрәсең, ул хәзер Салават шәһәрендә мәҗбүри хезмәт урынына күчерелгән", дип язылган Әхмәтшинны яклау төркеменең ябык Телеграм каналында. "Idel.Реалии" Түбән Тагил шәһәренең Тагилстрой районы мәхкәмәсе сайтында (хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, Әхмәтшин җәзасын Түбән Тагилдагы 13нче санлы төзәтү колониясендә үтәгән) Әхмәтшинның җинаять эше карточкасын тапкан. Аннан күренгәнчә, 2025 елның 29 декабрендә мәхкәмә аның ирегеннән мәхрүм итүнең үтәлмәгән өлешен «җиңелрәк җәза төре»нә алыштырган. Быелның 14 гыйнварында канун үз көченә кергән, әмма карарның тулы тексты әлегә бастырылмаган. — Безгә хәбәр итүләренчә, Фатих Әхмәтшинга Салават шәһәрендә мәҗбүри эшләр билгеләнгән, дип сөйләгән “Idel.Реалии”гә исемен атамауны сораган Башкортстан активистларының берсе. — Ул тулай торакта яшәячәк, электрон беләзек йөртәчәк һәм эшкә йөриячәк. Якыннары белән очрашкан вакытта беләзек салдырылачак. Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары 2021 елның сентябрендә Салават шәһәрендә мәҗбүри эшләргә хөкем ителгәннәргә яңа төзәтү үзәге ачылуы турында язган иде. Үзәк 2нче санлы төзәтү колониясе җирлегендә эшли. 2022 елда "Салават" телевизион ширкәте хәбәр итүенчә, әлеге үзәктә «хөкем ителгән 50 кеше яши, шул ук вакытта алар шәһәр ширкәтләрендә эшләп, хезмәт хакы ала ала, ә ял көннәрендә гаиләләре янына кайту мөмкин». @azatliqradiosi