Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Дубайдан Казанга очкан FlyDubai һава ширкәте очкычы техник сәбәпләр аркасында Бакуга төшеп утырган. 🔸Украина халык депутаты, кырымлы Тамила Ташева Европа Шурасы Парламент ассамблеясендәге (ПАСЕ) Югары Раданың даими делегациясе әгъзасы булды. Бу хакта ул Facebook-та хәбәр итте. 🔸Human Rights Activists News Agency белдерүенчә, Ирандагы протестлар аркасында һәлак булучыларның расланган саны 4029 кешегә җиткән. Тәртипсезлекләр вакытында 5811 кеше авыр яраланган, 26 мең кеше кулга алынган. 🔸Молдова БДБдан чыгу процессын башлап җибәрде. Хакимият илнең Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә әгъза булуына нигез салган өч төп килешүне гамәлдән чыгару тәртибен башлаган. 🔸Сыктывкарның бер өлеше утсыз калган, дип хәбәр итте җирле хакимият. Сәбәпләре әлегә әйтелми.