Содержимое
Русия нефть эшкәртү ширкәтләренә (НПЗ) нефть китерү соңгы 15 елда иң түбән дәрәҗәгә төшкән 2025 елда Русия нефть эшкәртү ширкәтләренә торбаүткәргечләр аша нефть китерү 228,34 млн тонна тәшкил иткән — бу соңгы 15 елдагы иң түбән күрсәткеч. "Коммерсант" Argus аналитика оешмасына сылтанып язуынча, күрсәткеч 1,6%ка кимегән. Төп сәбәп — елның икенче яртысында заводларның еш тукталуы һәм ремонтлар. Ширкәтләрнең ни өчен тукталуы турында әйтелми. Гомумән, 2025 елда нефть эшкәртү 1,7%ка кимегән. Иң авыр чор август–ноябрьгә туры килгән: 85,9 млн тонна (2024 елда — 90 млн). Нәкъ шул айларда НПЗларда иң күп казалар теркәлгән. Иң зур кимү «Роснефть»тә: аның заводларына китерү якынча 8%ка кимеп, 70,76 млн тонна булган. Рязань НПЗсына нефть ташулар 34%ка кимегән. Йөкләнешкә экспорт чикләүләре дә йогынты ясаган: 2025 елның сентябреннән бензин һәм дизель экспорты тыелды. 2026 елга фаразлар билгесез. Экспертлар яңа өзеклекләр һәм эшкәртүнең табышлылыгы түбән булу үсешне тоткарлар дип кисәтә. Соңгы айларда Украина дроннары НПЗларга даими һөҗүм итә, заводлар еш кына эшен туктатырга мәҗбүр кала. Тулырак 👉монда укыгыз.