Содержимое
IT-белгеч Михаил Климарев: дигиталь контроль һәм интернет чикләүләре Русияне артка сөйри Русия хакимияте Max дәүләт мессенджерын алга сөрү өчен ниләр генә кулланмый: реклам такталары, танылган кешеләр, студентларга һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә басым... Ләкин “миллионлаган кулланучы” дигән матур саннар артында чынлыкта зур уңышлар күренми, чөнки кушымтаны куйган кешеләрнең күбесе аны кулланмый. Бу хакта “Интернетны яклау җәмгыяте” җитәкчесе Михаил Климарев Idel.Реалиигә сөйләде. Аның сүзләренчә, Max Кремльгә контроль өчен кирәк. Шулай ук Климарев фикеренчә, Русия дөньядан — хәтта Кытай, Вьетнам, Казакъстан кебек илләрдән дә — артта кала башлаган. Казакъстанда, мәсәлән, тулай эчке продукт (ВВП) та, технологияләр дәрәҗәсе дә Русиядән югарырак. “Интернетның яртысын япкач, Instagram, Facebook кебек дөньякүләм платформалар эшләмәгәч, кешеләр бизнес та кора алмый, мәдәни элемтәләр дә булдыра алмый. VPN кулланучылар бар, ләкин барысы да аны белми һәм кулланмый. Ясалма интеллект заманы башланды, әмма Русиядә күп технологияләр эшләми. Google Gemini, OpenAI кебек әйдәп баручы платформалар русиялеләр өчен ябык. Бу бигрәк тә офис хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелеген киметә, димәк — илнең үсеше дә акрыная”, ди ул. Климарев әйтүенчә, һәр яңа томалау, интернет өзү Русия җәмгыятен дөньядан тагын да ныграк аерачак. Мондый юлдан Иран, Төркмәнстан, Төньяк Корея да узган — нәтиҗәсе билгеле, ди ул.