TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30000

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры425Количество просмотров
Опубликован20 янв.20.01.2026, 15:32
Содержимое поста

Содержимое

Русиядә төрмәдә утырганда сугышка киткән, яралангач дәваланган һәм аннан соң Русиядән качарга теләгән үзбәкстанлыны хөкем иткәннәр Новосибирски хәрби мәхкәмәсе Үзбәкстан ватандашы Җасурҗан Эргашалиевны дәүләт чиген канунсыз үтәргә омтылуда гаепләп хөкем иткән. «Медиазона» язуынча, аңа карата хөкем карары 2025 елның сентябрендә үк чыгарылган. 2023 елның апрелендә Эргашалиев Чиләбе шәһәрендә наркотиклар сату максатыннан кылынган җинаять нигезендә 11 ел ла 8 айга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән була. Төрмәдә утырганда ул Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалап, Украинага каршы сугышка китә. Басма язуынча, фронтта ул, мөгаен, яраланган һәм госпитальдә дәваланганнан соң инде май аенда Новосибирскига кайткан. Анда ул Русия чигеннән Казакъстан ягына чыгуда «ярдәм» турында килешкән. 24 май кичендә ир-ат чик буе урман полосасына килеп, «юл күрсәтүчене» көтеп торган, әмма 25 майга каршы төндә Эргашалиевны ФСБның чик хезмәте хезмәткәрләре тоткарлаган. Мәхкәмә аны дәүләт чиген канунсыз үтәргә тырышу эше нигезендә ярты елга ирегеннән мәхрүм иткән. Әмма элекке хөкем карары үтәлми калган җәзәне исәпкә алып, аңа гомумән алганда кырыс тәртипле колониядә 7 ел да 9 ай утыру җәзасы билгеләнгән. ▪️Русия армиясе сафларында ничә Үзбәкстан ватандашы сугышуы билгеле түгел. Үзбәкстан хакимиятләре мондый мәгълүматны рәсми рәвештә чыгармады. Украинаның «Хочу жить» проекты 2025 елның октябрендә «Украинага каршы сугышкан яки сугышучы ким дигәндә 2 715 Үзбәкстан ватандашының исеме билгеле» дип хәбәр итте. Әгәр 2023 елда, проект мәгълүматларына караганда, Русия ягында Украинага каршы 498 үзбәкстанлы сугышкан булса, 2025 елның беренче яртыеллыгында аларның саны инде 1300 гә җиткән. @azatliqradiosi