TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30002

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры460Количество просмотров
Опубликован21 янв.21.01.2026, 06:11
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанда "дроннар һөҗүме тәртибе" кертелде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Казан һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча ябылган. 🔸21 гыйнварга каршы төндә Краснодар төбәге чигендә урнашкан Яңа Адыгеяда торак йортта булган шартлау һәм янгын чыгуы нәтиҗәсендә 11 кеше җәрәхәтләнгән. Торак йортка зур зыян килгән. Республика башлыгы бу урында пилотсыз очкыч бәреп төшерелүен әйтте. ASTRA Телеграм каналы исә вакыйга урыныннан алынган күпсанлы видеоязмаларны, шул исәптән бәрелү мизгелен дә анализлап, торак йортка Русия һава һөҗүменә каршы саклану (ПВО) ракетасы эләккән дигән нәтиҗәгә килгән. Эвакуацияләнгән кешеләрне "Шапсуг» ял итү базасына урнаштырганнар дип хәбәр итә төбәк җитәкчелеге. 🔸АКШ Венесуэла нефте ташу белән бәйле җиденче танкерны тоткарлады. Кораб санкцияләр астында һәм Русия белән бәйле дип санала. АКШның Көньяк хәрби идарәсе Кариб диңгезендә Sagitta танкеры тоткарлануын хәбәр итте. Associated Press хәбәр итүенчә, танкер Либерия байрагы астында йөри, ә аның хуҗасы хуҗасы — Һонконгта теркәлгән ширкәт. 🔸Русиядә 2022 елдан беренче тапкыр Олимпиада уеннарын күрсәтәчәкләр. РБК спорт министры Михаила Дегтяревка сылтанып язуынча, уеннарны күрстәтү хокуксын Okko онлайн-кинотеатры сатып алган. Рәсми трансляцияне беренче тапкыр федераль телеканал түгел, ә онлайн-сервис алып барачак. Олимпиаданың барлык чараларын туры эфирда да, язмада да карап булачак. Олимпиада Италиядә 6-22 февральдә уза. 🔸Татарстан Тикшерү комитеты Зәй районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре пулаты җитәкчесе Рәис Шәйхиевның тоткарлануын белдерде. Тикшерү ягы белдерүенчә, Шәйхиев җирле эшкуардан өч җир кишәрлеген арендага һәм үз милеге итеп бирүгә ярдәм итү өчен акча сораган. 235 мең сум күләмендә ришвәт алгач, ул тоткарланган. @azatliqradiosi