Содержимое
Доналд Трамп: узган айда Украинадагы сугышта ике яктан да 31 мең хәрби һәлак булган. Давостагы Дөнья икътисади форумында чыгыш ясаганда, Доналд Трамп Украинадагы сугыш темасына да тукталды. Ул, 2021 елгы сайлауларда Джо Байден җиңмәгән булса, Украинада сугыш башланмас иде, дип кабатлады. АКШ президенты сүзләренчә, ул Русия президенты Владимир Путинга: «Украина — синең авырткан җирең, әмма син бернишләтә алмаячаксың», — дип әйткән булган. Ләкин Байден хакимияткә килгәч, Путин барыбер бәреп керергә карар кылган. Трамп Путин белән булган тагын бер сөйләшү турында искә алды. Аның сүзләренчә, Русия президенты Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасындагы низагны озак еллар хәл итә алмавын, ә Трампның моңа ирешүен әйткән. АКШ президенты Украинадагы хәлләрне җайга салу белән Европа шөгыльләнергә тиешлеген, ә Американың «моңа бернинди катнашы да булмавын», әмма һуманизм йөзеннән тынычлыкка ирешүдә катнашуын әйтте. Трамп белдерүенчә, узган айда Украинада ике яктан да 31 мең хәрби һәлак булган. «Мин моны туктатырга гына телим. Бу АКШка берничек тә ярдәм итми, әмма сүз яшь кешеләр, кеше җаннары турында бара», — диде Трамп үзенең чыгышында. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан тапкан мәгълүматларга караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан 8876, Татарстаннан - 7527 кеше һәлак булган. Чын саннар күбрәк, аларны хакимият яшерә.