Содержимое
Мөдир дә, урынбасар да юк. Шәҗәрәчеләр Татарстан дәүләт архивыннан янә документлар ала алмый Татарстанның туган якны өйрәнүчеләре һәм шәҗәрәчеләре республика Дәүләт архивында сакланучы тарихи документларны алуда янә кыенлыкларга юлыккан. Бу юлы архивның түләүле хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге югалган — оешма инде бер айдан артык күрсәтелгән хезмәтләр өчен квитанция чыгара алмый. Тишерә торгач, гомумән, архив мөдире Сергей Гороховның вазифасыннан китүе ачыкланган. Бу проблеманы үзенең социаль челтәрләрендә Алабуга җирле тарихчысы һәм генеалог Ленар Мифтахов күтәреп чыкты. "2025 елның 7 декабрендә мин Дәүләт архивында сакланучы бер документның күчремәсен ясауны сорап гариза калдырдым. Документның үзе инде сканерланган, аны әзерләп торасы да юк. Архивның бурычы — миннән акча алып, документны тапшыру гына. Моның өчен алар квитанция бирергә һәм минем түләгәнне көтәргә тиеш иде. Бер айдан артык вакыт узды, ә квитанция һаман юк", — дип көенә шәҗәрәче. Архивның рәсми сайтларында түләүле хезмәтләр туктатылуы турында кисәтү юк. Бары тик эш күп сәбәпле ашыгыч мөрәҗәгатьләр кабул ителми дип язылган. Татарстан архив комитеты да журналистларга җавап бирми. 🔻Татарстан дәүләт архивында документлар беренче тапкыр гына ябылмый.2025 елның мартында Мифтаховның XX гасыр документларына керүне чикләү турындагы шикаяте республика рәисе Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җиткән иде. 🔻2022 елның җәеннән Татарстан дәүләт архивында XIX гасырга караган шәҗәрә ясаганда кулланыла торган ревизия кенәгәләрен (Ревизские сказки) бирми тордылар. Республика тарихчыларны ул вакытта шау-шу куптарды, мәсьәлә федераль дәрәҗәгә чыкты. Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз. VPN-сыз ачыла.