TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30009

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры417Количество просмотров
Опубликован22 янв.22.01.2026, 06:05
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне карыйк: 🔸Бүген рәис Рөстәм Миңнеханов Татарстан Иҗтимагый пулатының яңа рәисен тәкъдим итәчәк. Зилә Вәлиева 6 ел эшләгәннән соң вазифасыннан китә. Оешмага Татарстан рәисе ярдәмчесе Александр Терентьев җитәкче булып сайланырга мөмкин. 🔸Украина президенты Владимир Зеленский пәнҗешәмбе көнне Давоска АКШ президенты Дональд Трамп белән очрашга килергә җыена. Бу хакта Axios украин рәсмие сүзләренә таянып хәбәр итә. Элегрәк Зеленский Давоска бармаячак дип язганнар иде. 🔸АКШ ел ахырына кадәр Кубада хакимиятне алмаштырырга ниятли дип яза The Wall Street Journal. Басма мәгълүматына караганда, Доналд Трамп администрациясе Куба хакимиятендә режимны бәреп төшерүдә ярдәм итә алырдай кешеләрне эзли. 🔸Гренландия турында килешү утрауга Даниянең суверенитетын саклап калачак дип яза Axios үз чыганакларына таянып. 🔸НАТО баш секретаре Марк Рютте белдерүенчә, декабрь аенда Русия Украинада көненә якынча 1000 кешесен югалткан — сүз бары тик үтерелгәннәр турында гына бара. Ул моны чәршәмбе көнне Давоста узган Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында панель дискуссиядә әйтте.