TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30014

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры407Количество просмотров
Опубликован22 янв.22.01.2026, 11:05
Содержимое поста

Содержимое

Татар грамматикасын үзләштерү өчен интерактив күнегүләр сайты барлыкка килде Интернетта татар грамматикасын үзләштерү һәм камилләштерү өчен махсус сайт эшләп китте. "КАТ-КАТ" дип аталган бу проектта татар теленең башлангыч дәрәҗәсе өчен темалар һәм алар нигезендә интерктив күнегүләр тәкъдим ителгән. Бу хакта Телеграм-каналда проект авторы Илдар Әюпов язып чыкты. Яңа ел бәйрәмнәрендә берничә буш көн табып, кечкенә тел проекты эшләп чыгарга насыйп булды, ди ул. Сайтта телне яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен төп темалар тупланган. Ул A1 һәм өлешчә A2 тел дәрәҗәсенә нигезләнгән. — Бу – дәреслек тә, үзлектән өйрәнү кулланмасы да түгел, нәкъ менә грамматик тренажёр. Ул дәресләргә өстәмә буларак эшләнгән, аларны алыштыру өчен түгел, — дип язды Әюпов. Һәр темага сайтта кыскача теория бирелә. Аннары соң аның буенча интерактив күнегүләр тәкъдим ителә. Сайтта теркәлү кирәкми, барлык функционал бушлай. Проектның фәнни мөхәррире – КФУның татар филологиясе доценты Эльвира Динмөхәммәтова диелә. Илдар Әюпов – татар телен өйрәнү, популярлаштыруга караган күпсанлы проектлар авторы, "Теория" дизайн-студиясе җитәкчесе. Бу проект турында тулырак 👉монда укыгыз