Содержимое
Александр Терентьев Җәмәгать пулатның яңа рәисе итеп сайланды Терентьев 2025 елны Татарстан рәисе ярдәмчесе иде. Аңа кадәр Русия Федерация шурасында Татарстан хөкүмәтеннән билгеләнгән сенатор булды. 2013-2022 елларда Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде, 2006-2022 елларда президент идарәсендә Татарстандагы эчке сәясәт өчен җавап бирде. Терентьев президент идарәсендә Татарстандагы эчке сәясәт өчен җаваплы булганда татар теленә һөҗүм башланды, ләкин телне яклап бернинди чаралар күрелмәде. Бары Терентьев киткәч кенә, "Татар теле укытучылары берләшмәсе" оешты. Гәрчә бу хакта сүз 10 ел дәвамында барды, ләкин Татарстан президенты хакимиятенең эчке эшләр идарәсе аңа ризалыгын бирмәде. 2022 елда Дөнья татар конгрессының Украина сугышын хуплап язган резолюциясе Терентьев җитәкчелегендә әзерләнгән, дип белдергән иде Азатлык Радиосының берничә чыганагы. Республикада милли һәм дини мәсьәләләр, матбугат Терентьев җитәкчелегендә контрольдә тотылды дип саныйлар.