TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30023

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры421Количество просмотров
Опубликован22 янв.22.01.2026, 16:54
Содержимое поста

Содержимое

2025 елда Русиядә журналистларга каршы 81 җинаять эше кузгатылган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Узган ел дәвамында Русия журналистларына каршы 81 җинаять эше ачылган, моны «Массакүләм мәгълүмат чаралары хокукларын яклау үзәге» хәбәр итә. Бу 2024 ел белән чагыштырганда (ул чакта 45 җинаять эше кузгатылган) якынча ике тапкырга күбрәк. 2025 елда ММЧ хезмәткәрләрен иң күбе «ят агент» бурычларын үтәмәү, Русия армиясе турында «ялган мәгълүмат» тарату, террорчылыкны аклау, «теләнмәгән» оешма эшчәнлегендә катнашу һәм янау юлы белән акча таләп итү (вымогательство) маддәләре нигезендә эзәрлекләгәннәр. Аерым алганда, «экстремизм» һәм «террорчылык» белән бәйле маддәләр нигезендә 18 җинаять эше кузгатылган. Русия журналистларыннан тыш, Британиядән ике журналист, шулай ук Украина, Испания һәм Литвадан берәр журналист җинаять җаваплылыгына тартылган. @azatliqradiosi