TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30024

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры442Количество просмотров
Опубликован23 янв.23.01.2026, 06:09
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Кич белән Русия Запорожье өлкәсенә фугас авиабомбалар ташлаган: рәсми мәгълүматларга караганда, 85 яшьлек ир-ат һәлак булган, тагын 9 кеше яраланган. Һөҗүм Камышеваха авылына ясалган 🔸Киевта 600 күпфатирлы йортка җылылык бирелгән, дип хәбәр итте шәһәр мэры Виталий Кличко. 9 һәм 20 гыйнварда ясалган Русия һөҗүмнәреннән соң әле дә 2600 йорт җылысыз кала, электр тәэминәте чикләнгән. 🔸Кич һәм төнлә пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында Белгород өлкәсенең Шебекино районында бер кеше яраланган. Пензада нефть базасы янган, ә Воронеж өлкәсе Россошь шәһәрендә шәхси йортка ут капкан. Бу хакта төбәк губернаторлары хәбәр итте. 🔸Кремльдә Владимир Путинның Стив Уиткофф җитәкчелегендәге Америка делегацисе белән очрашуы узды. Әңгәмә өч сәгатьтән артык дәвам иткән. 🔸Русия иминлек мәсьәләләрегә багышланган Украина һәм АКШ катнашында үтәчәк беренче очрашуда катнашырга ризалашты, әмма «махсус хәрби операция максатларына ирешүне дәвам итәчәк», дип белдергән Путин киңәшчесе Юрий Ушаков. 🔸Мәскәү АКШта туңдырылган Русия активларыннан 1 миллиард долларның «Тынычлык шурасына»на кертем буларак кулланылырга мөмкин булуын, калган акчаларның исә Украина җирләрен торгызуга юнәлтеләчәген белдергән. 🔸Европа берлеге Русия җитәкчеләрен Украинага каршы агрессиядәге роле өчен җавапка тарту максатында төзелә торган махсус трибунал эшенә беренче 10 миллион евро бүлеп биргән. 🔸Красноярскида бер бизнесменның 14 яшьлек улын урлаганнар һәм аны азат итү өчен 350 мең доллар акча таләп итәләр.