TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30025

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры436Количество просмотров
Опубликован23 янв.23.01.2026, 08:37
Содержимое поста

Содержимое

"Көнбатыш тәэсирен юкка чыгару": Украинага каршы сугыш Русия мәгарифен үзгәртте Русия Украинага каршы баскын сугыш башлаганнан соң, мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр очраклы яки вакытлы чаралар гына түгел, ә дәүләт сәясәтенең системлы өлеше булуы ачык күренә. Быел һәм киләсе уку елыннан гамәлгә кертеләчәк яңалыклар мәктәп һәм югары белем бирү системын тулысынча яңача формалаштыруга юнәлтелгән. Нинди яңалыклар булачак: 🔻 Укучыларга пилотсыз очу аппаратларын, янъни дроннарны җыю һәм алар белән идарә итү күнекмәләре бирү. 🔻"Тарих" фәне кысаларында "Русия тарихы", "Гомум тарих" һәм "Туган як тарихы" курслары берләштерелә. Чынлыкта бу төбәк тарихының мөстәкыйльлеген юкка чыгаруны аңлата. 🔻Чит телләр урынына – "рухи-әхлакый мәдәният". 5-7 сыйныфта хәзер чит телне атнасына өч сәгать өйрәнсәләр, документка күрә, ул ике сәгатькә калачак. 🔻"Туган телдән баш тарту өчен җаваплылык дәүләттән гаилә өстенә күчерелә" 🔻Яшүсмерләрне тизрәк эшкә куу 🔻1 сентябрьдән Русия югары уку йортлары югары белем бирүнең яңа системына күчәргә тиеш. Болонья системыннан тулысынча чыгу. Һәрбер үзгәреш турында тулырак 👉мәкаләдә укыгыз.