TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30026

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры445Количество просмотров
Опубликован23 янв.23.01.2026, 11:03
Содержимое поста

Содержимое

Удмуртия Югары мәхкәмәсе "Баймак эше"нең дүрт фигуранты хөкемнәрен үзгәрешсез калдырды Удмуртия Югары мәхкәмәсе 22 гыйнварда "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән дүрт кешенең хөкем карарларын үзгәрешсех калдырды. Бу хакта республика мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәр итте. Утырыш ябык тәртиптә узган. Мәхкәм сайтыннан күренгәнчә, сүз Данис Әхмәтов, Ильяс Байчурин, Дима Бүләкбаев һәм Раят Дәүләтбаев турында бара. Мәхкәмә матбугат хезмәте шулай ук "элегрәк Удмуртия Югары мәхкәмәсе "Баймак эшенең" тагын 19 фигурантына хөкем карарларын үз көчендә калдырды" дип белдерде. Былтыр 17 октябрьдә Ижауның Индустриаль район мәхкәмәсе әлеге фигурантларга Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше (киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу) һәм Җинаять кодексының 318 маддәсе нигезендә (хакимият вәкиленә көч куллану) гаепләп, аларның дүртесен дә 4,5 елга гомум тәртипле колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Әхмәтовны 2024 елның 17 гыйнварында Баймак район мәхкәмәсе бинасы каршында "Грига" тәхәллүсле Росгвардия хезмәткәренә, Байчуринны Росгвардия хезмәткәре Соболь, Бүләкбаевны "Байгоз" тәхәллүсле Росгвардия хезмәткәре , Дәүләбаевны республика Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Сафуановка көч куллануда гаепле дип тапты. Тулырак 👉монда укыгыз.