Содержимое
Чит илләрдә яшәүче русияләрнең яңа яшәү рөхсәте яки яңа ватандашлыклары турында хәбәр итү тәртибен үзгәртергә телиләр Русия тышкы эшләр министрлыгы чит илләрдә яшәүче, әмма яшәү рөхсәте (ВНЖ) яки яңа ватандашлык алу турында Русия хакимиятләренә хәбәр итмәүчеләр өчен җинаять җаваплылыгы кертүне күздә тоткан канун өлгесе әзерләгән. Ул Русия Думасына кертелгән. Документта әйтелгәнчә, русияләр чит илдә яшәү рөхсәте яки башка ил ватандашлыгы алулары турында Русия илчелекләренә һәм консуллыкларына 60 көн эчендә хәбәр итәргә тиеш. Хәзерге вакытта мондый мәгълүматны Русия эчке эшләр министрлыгы җыя, ә даими рәвештә чит илдә яшәүче Русия ватандашлары, әгәр дә алар илгә кайтмый икән, үз статусы турында Русия хакимият оешмалары хәбәр итмәскә мөмкин. Федераль канун кабул ителгән очракта, ул 2028 елның 1 гыйнварыннан үз көченәкерәчәк. Шуннан соң, җинаять җаваплылыгына эләкмәс өчен, чит илдә яшәүче Русия ватандашы үзендәге яшәү рөхсәте яки яңа паспорты турында бер ел эчендә Русия илчелегенә әйтергә тиеш. Яңа канунны бозган өчен Русия ватандашларына еллык керем күләмендә яки 200 мең сумга кадәр штраф, шулай ук 400 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яный.