Содержимое
Тикшерүчеләр Украинада Русиянең аз санлы халыклары арасында югалтулар башка этник төркемнәр белән чагыштырганда зуррак икәнен ачыклаган Би-би-си урыс хезмәте "Медиазона" һәм волонтерлар такымы белән бергә ачык чыганаклар нигезендә Украинага каршы алып барылган сугыш барышында Русиядән барлышы 165 661 хәрби үлемен раслаган. Аларның 465е — Русиядә юкка чыгу куркынычы астында торган аз санлы халыклар вәкилләре. Халык санына нисбәттән караганда, әлеге халыклар арасындагы югалтулар башка барлык этник төркемнәр белән чагыштырганда шактый югары, дип белдерә журналистлар. Һәлак булучыларның яртысына якыны — ненецлар: барлыгы 201 кеше. Сугышта барлыгы 28 теленгит (Алтайның җирле халкы) һәлак булган, бу — әлеге милләтнең һәр йөзенче вәкиле дигән сүз. Ирләр саны нисбәтеннән исәпләгәндә, бу өлеш тагын да югарырак булыр иде, әмма теленгит ирләре саны турында төгәл мәгълүмат юк. Һәлак булучылар исемлегендә шулай ук эскимослар, ителмәннәр, хантлар, коряклар, нганасаннар, саамнар һәм үдэгәйлар да бар. Русия ягыннан үлгән гаскәриләр арасында милли азчылыклар, асаба халыклар саны чамасыз күп булуына әлеге теманы күзәткән активист, "Ирекле Бурятия" фондына нигез салучыларның берсе Мария Вьюшкова да сөйләп тора. Ул бигрәк тә Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы азсанлы асаба халыклар очрагында моның бер фаҗига булуын әйтә. — Үдегайләр, нганасаннар кебек халыклар сугышта үлүчеләрнең уртача Русия дәрәҗәсе белән чагыштырганда 15-18 тапкыр күбрәк! — ди активист. Шул ук вакытта ул моны Кремльнең турыдан-туры әмере түгел, ә илдә азчылыкларга карата мөнәсәбәтнең чыгылышы дип саный. 2024 елда Курски өлкәсе янындагы хәрби хәрәкәтләрдә Русиянең бетеп баручы асаба халкы – керекларның соңгы вәкилләреннән берсе һәлак булды. Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.