Содержимое
Казандагы Галимнәр йорты дип аталган тарихи бина Украина сугышында катнашучыларга биреләчәк Казанның Бутлеров урамы, 30 йортында "Ватанны саклаучылар" дип аталган махсус хәрби операциядә (Русия хакимияте үзенең Украинага каршы баскын сугышын әнә шулай дип атый) катнашучыларга ярдәм итү фонды урнашачак. Биредә утырган археологлар бу бинадан китте, алар Татарстанның Милли китапханәсенә күчә диелде. Бу бина берничә ел "Галимнәр йорты" дип аталды, биредә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан аерылып чыккан А. Халиков исемендәге Археология институты үзенең эшчәнлеген алып барды. Җәй көне алар бу бинадан күчүе билгеле булды. Шул вакытта бина кемгә биреләчәк, монда нәрсә урнашачак дигән сорау туды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә Казан үзәгендәге ике катлы тарихи бина Казан шәһәре карамагына тапшырырга планлаштырылган иде. Ул вакытта Казан Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова татар җәмәгатьчелеген җыеп, биредә татар телле балалар өчен үзәк булдырырга мөмкин дигән фикер белән бүлеште. Стратегик сессиядә аның проекты тәкъдим ителде, биредә балалар ниләр белән шөгыльләнә алачаклары, нинди остаханәләр эшли алачак дип аңлатылды. Әмма ахыр чиктә татар балалары өчен бу проект хупланмады. Бутлеров урамы, 30нчы йорт адресы буенча урнашкан бина Александров балалар йорты буларак билгеле. Казандагы бу балалар йорты 1845 елда ачылган. Ә бу бинага ятим балалар 1890нчы елларда күчерелгән. Йортның проект авторы — Лев Хрщонович, аны атаклы хәйрияче Ольга Александрова-Гейнс акчасына төзегәннәр. Бина балалар йорты буларак 1935 елга кадәр хезмәт иткән. Соңрак биредә Галимнәр йорты урнаша. Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.