Содержимое
Русия спортчыларын 2026 Кышкы Олимпиада ачылышы тантанасына кертмиячәкләр Русия спортчылары 2026 елда Италиядә узачак кышкы Олимпия уеннарының ачылыш тантанасында милли такымнар парадында катнашмаячак. Бу хакта Халыкара Олимпия комитеты (МОК) хәбәр итте. Шул ук вакытта нейтраль статус алган Русия спортчылары Миланда да, таулы районнарда да трибуналарга керә алачак. Элегрәк Русия спорт министры Михаил Дегтярев белдергәнчә, Олимпиадада Русиядән күп дигәндә 13 спортчы катнашачак дигән иде. Алар нейтраль статус белән шәхси дисциплиналарга гына кертелә. 2026 елгы кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары 6–22 февраль көннәрендә Милан һәм Кортина-д’Ампеццода узачак, ярышларның бер өлеше Вальтеллина һәм Валь-ди-Фьемме төбәкләрендә үтәчәк. 2022 елдан башлап беренче тапкыр Олимпиада Русиядә беренче тапкыр рәсми рәвештә трансляцияләнәчәк. 2022 елның февраленнән Русия спортчылары халыкара турнирлардан, шул исәптән дөнья һәм Европа чемпионатларыннан читләштерелде. Узган ел Русия вәкилләре 2021 елның октябреннән соң беренче тапкыр спорт гимнастикасы буенча дөнья чемпионатында катнашты. Ноябрь ахырында дзюдо буенча халыкара федерация башкарма комитеты Русия спортчыларына халыкара ярышларда байрак белән чыгыш ясарга рөхсәт итте. Соңрак паралимпия чаңгычылары, шахматчылар һәм фехтованиедә юниор спортчылар һәм керлинг юниор такымы ярышларга кертелде.