TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30034

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры442Количество просмотров
Опубликован25 янв.25.01.2026, 10:01
Содержимое поста

Содержимое

24 гыйнварда Страсбургта Кавказ һәм төрки җәмгыятьләрнең Европа киңлеге белән хезмәттәшлеге, сәяси тормышта актив катнашуның әһәмияте, милли үзенчәлекне саклау һәм тарихи ватанның иреге өчен көрәш мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл" утырышы узды. Татар шурасы Телеграм каналы язуынча, чарада Франция, Германия, Норвегия, Канада, Австрия, Чехия, Британиядән 50гә якын кеше катнашкан. Чараны Татар шурасы ярдәмендә Кавказ халыклары ассамблеясы оештырган. Татарлардан анда сәясәт белгече Руслан Айсин, галим Дамир Абдулов, химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов катнашкан. "Түгәрәк өстәл"дә күтәрелгән мәсьәләләр, төрле кабул ителгән мөрәҗәгатьләр турында Азатлык Радиосы якын көннәрдә тәфсилләп язачак. ▪️Чараны оешытыручыларның берсе - Татар шурасы төрле илләрдә яшәүче татарларны берләштерә. Оештыручысы - сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе, берничә ел дәвамында мөһаҗирлектә яшәүче Руслан Айсин. Азатлык Радиосына ул үзен Татар шурасының рәисе дә, әйдәманы да түгел дигән иде. "Татар шурасында рәис юк, барысы да бертигез хокукта, һәр кеше үз эш юнәлешен билгеләде, шул юл белән эшләячәк. Татар шурасында инде дистәдән артык кеше бар. Без зур хәрәкәткә әверелү максатын куйдык", диде ул. Бу әңгәмәне тагын бер искә төшереп узабыз - монда кереп укыгыз. @azatliqradiosi