TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30035

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры458Количество просмотров
Опубликован25 янв.25.01.2026, 13:35
Содержимое поста

Содержимое

Мәскәү өлкәсендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан кыйналган бурят милләтеннән Мария Цыденова видеокамера язмаларын ала алмый Бурят хатыны Мария Цыденованы полиция хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсе Подольски шәһәрендә 8 гыйнварга каршы төндә өеннән ике минутлык юлда тоткарлый. Паспортын өеннән алып чыгу мөмкинлеге бирмичә, аны документлары юк дигән сәбәп белән полиция бүлегенә алып китәләр. Паспорт полиция кулына эләккәннән соң да, Цыденованы сак астында тотуны дәвам итәләр, аны наркология клиникасына алып баралар, аннары кире кайтаралар, 17 сәгать дәвамында ашатмыйлар, су да бирмиләр, ә тоткарлау вакытында бурят дип мыскыллап, милли нигездә кимсеткәннәр һәм сукканнар. Хатын сүзләренчә, аны «бурят калдыгы» һәм «себерке» дип атаганнар, шулай ук бурятларны Украинага каршы сугышта «алгы сызыкка җибәрергә кирәк» дип белдергәннәр. Бу хакта «7x7 Горизонтальная Россия" телеграм каналы яза. Цыденова әйтүенчә, хәзер аңа полиция бүлегендәге видеоларның барысын да бирмиләр, бары бинага кертү мизгеленең аерым өзекләрен генә биргәннәр. Бу хакта Sota яза. "Шулай ук полиция хезмәткәрләре безне туктаткан вакытта видеорегистраторлары шунда ук кабызылмавы ачыкланды. Изоляторда камера бөтен бүлмәне дә колачламый торган итеп урнаштырылган, ә аудионы яздыру җиһазы мәгълүматка караганда, бөтенләй юк", ди Цыденова. ▪️Элегрәк Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә асаба халык вәкилләрен мигрантлар дип уйлап тоткарлау очраклары булды. 2025 елның җәендә Мәскәү өлкәсендәге метро станцияләренең берсендә камуфляж кигән ир-ат узып баручы хатын-кызны туктаткан һәм документларын күрсәтүен таләп иткән. Ул үзен «Халык дружинасы» әгъзасы дип таныштырган һәм «мигрантларны тикшерәм» дип белдергән. Хатын-кыз паспорты үзе белән булмавын әйтеп, әмма Русия ватандашы булуын белдергәч, ир кеше аны билгесез тарафка алып киткән. ▪️Әлеге очракка бәйле рәвештә полиция тикшерү уздырган, әмма һөҗүм итүче җаваплылыкка тартылмаган. Соңрак Бурятия башлыгы якташларына һәрвакыт паспортны үзләре белән йөртергә киңәш иткән, моны «тышкы кыяфәтебез белән без аерылып торабыз» дип аңлаткан. @azatliqradiosi