TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30036

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры428Количество просмотров
Опубликован26 янв.26.01.2026, 06:00
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне карыйк: 🔸Филлиппинда паром батуы нәтиҗәсендә, ким дигәндә 15 кеше һәлак булган, тагын 28 кешенең язмышы билгесез. «Синьхуа» агентлыгы хәбәр итүенчә, барлыгы паромда 374 кеше булган. 🔸Мәхкәмә приставлары Башкортстанның "Салават Юлаев" хоккей клубыннан "Урал" хәйрия фонды һәм аның «Иремель-Инвест» кече ширкәте файдасына 270 миллион сум бурычын түләттергән. Бу эш 2025 елның маеннан бирле сузылган. Ул чакта ике оешма да мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Mkset телеграм каналы язуынча, «Урал» хәйрия фонды хоккей клубыннан процентлары белән бергә 106,5 миллион сум, "Иремель-Инвест" — 163,7 миллион сум бурычын түләүне таләп иткән. 🔸Русиядә 2025 елда алдагы ел белән чагыштырганда теркәлгән яңа ширкәтләр саны 20%ка кимрәк булган. "Известия" язуынча, соңгы 14 елда бу иң түбән сан. Моны Федераль салым хезмәтенә таянып FinExpertiza санап чыгарган. Шул ук вакытта ширкәтләрне ябу очраклары 15%ка артып, 233 меңгә җиткән. Бизнесның кими баруының төп сәбәпләре итеп кредитларның югары булуы, ихтыяҗ кимү һәм салым контроленең катгыйлануы атала. 🔸Венесуэлада тагын 104 сәяси тоткын азат ителгән дип хәбәр итә Foro Penal хокук яклау үзәге. 8 гыйнвардан барлыгы 260 кеше азат ителде дип белдерә хокук яклаучылар. Шул ук вакытта Венесуэланың вакытлыча президенты вазифасын башкаручы Делси Родригес җомга көнне әйтүенчә, төрмәләрдән 626 кеше чыгарылган. 🔸Халыкның илдән китүе буенча Русия дөньяда алдынгы илләр рәтенә керде. БМО мәгълүматларына таянып Visual Capitalist аналитиклары исәпләп чыгаруынча, дөньяда Русия мигрантлары саны - 9,1 миллион, бу ил халкының 6,3% процентына туры килә. Русия дөньяда 5нче урында тора. Беренче урында — Һиндстан, аннан соң Кытай, Мексика һәм Украина килә. @azatliqradiosi