TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30038

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры410Количество просмотров
Опубликован26 янв.26.01.2026, 09:35
Содержимое поста

Содержимое

Көн язмасы: Кызлар килә. Латин Америкасыннан Алабугага дрон җыярга 2026 ел башында АКШтагы "Демократияләрне яклау фонды" (Foundation for Defense of Democracies, FDD) Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасына Латин Америкасыннан кызларны җәлеп итүгә юнәлтелгән агрессив кампанияне фаш иткән хисап бастырды. Биредә Украинага каршы сугышта кулланылган дроннар җыялар. Аналитиклар мәгълүматына караганда, башта Африкага басым ясаганнан соң, Русия Көньяк һәм Үзәк Америка илләренә йөз тота, ә "Алабуга Старт" програмын саклану-сәнәгать комплексы ихтыяҗлары өчен мәҗбүри эшче көч китерүнең глобаль каналына әйләндерә. "Idel.Реалии" әлеге хисапны анализлаган, шулай ук Русиядән чыккан испан телле блогерның чит ил аудиториясе өчен хакимият нарративларын ничек алга сөрүен дә ачыклаган. "Демократияләрне яклау фонды" мәгълүматларына күрә, "Алабуга Старт" өчен кеше җыюда беренче һәм иң киң колачланган төбәге — Африка була. Уганда, Эфиопия, Нигерия, Кения, Руанда, Көньяк Африка Республикасында һәм Ботсванада актив рәвештә эшче җыялар. TikTok һәм Instagram аша алып барылган реклам кампанияләрендә 18–22 яшьлек кызларга бушлай очыш, торак, урыс телен өйрәнү һәм кунакчыллык тармагында (кунакханәләр, рестораннар) яки җәмәгать туклану өлкәсендә эш вәгъдә ителә. Ләкин күпсанлы тикшерүләр (AP, The Wall Street Journal, CNN) күрсәткәнчә, официант булып эшләү урынына, аларны Иранның "Герань-2" (Shahed-136) дрон-камикадзеларын җыюга җәлеп итәләр. Кызлар 12 сәгатьлек сменалар, бик түбән хезмәт хаклары (торак һәм уку өчен тотып калулардан соң), даими күзәтү һәм тиешле саклану чараларыннан башка куркыныч химик матдәләр белән эшләү турында сөйләгән. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi