Содержимое
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинага каршы сугышы вакытында республика халкы күрсәткән каһарманлыкларны мәңгеләштерү өчен чаралар планын әзерләргә кушкан. “Махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украинага каршы сугышны шулай дип атый – ред.) инде 4 ел бара, һәм республикабыз халкы, махсус чарада катнашучы сугышчылар чын мәгънәсендә хәрби һәм хезмәт каһарманлыгы күрсәтә. Әгәр бу турындагы мәгълүматны сакламасак, теркәп бармасак, күп нәрсә онытылырга мөмкин”, дигән республика башлыгы хөкүмәт утырышында. Аның сүзләрен “Башинформ” китерә. Шуңа ул чаралар планын әзерләргә кушкан. Күрсәтмәне гамәлгә ашыру белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк. Анда медиа, МХО ветераннары берләшмәсе, республика архивы вәкилләре керәчәк. ▪️Шул ук вакытта Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка ирләрне юллаган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара. Азатлык хисабына күрә бу сугышта Башкортстаннан кимендә 8876 кеше һәлак булган. ▪️Башкорстан Русиянең Украинадагы баскын сугышындагы хәрбиләргә барлыгы 170 һуманитар конвойда 19 мең тонна һуманитар ярдәм җибәргән. Һуманитар ярдәмне күбрәк халык үз акчасына җыя. ▪️Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген сугышның 1433нче көне. @azatliqradiosi