Содержимое
Татарстан Күчмә халыклар уеннарын уздыруга гариза әзерли. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов оешманың еллык утырышында белдерде. Уеннар ике елга бер уза. Былтыр бәйге Казакъстанда оештырылды. Уеннарның тантаналы ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та күренде. Ярышларда республикадан 26 спортчы катнашты, алар 17 медаль яулады. Татарстан бөтен Русия спортчыларын Казакъстанга алып бару җаваплылыгының бер өлешен үз өстенә алган дип тә яздылар. Делегация кечкенә түгел - 189 спортчы һәм аларның такымы. Дөнья күчмә халыклары уены ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Әлеге ярышлар матди булмаган мәдәни мирасны саклауда иң яхшы тәҗрибәләр исемлегендә тора. Беренче тапкыр Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Кыргызстанда 2014 елда уздырылды. Әлеге чара Төркия президенты улы, Этноспорт конфедерациясе җитәкчесе Билал Эрдоган яклавында уза. 2026 елда турнирны Бишкәк кабул итәчәк. 2028 елга башкала әлегә билгеләнмәгән. Фотода: "Күк бүре" яки "улак тартыш" уены, 2024 ел