Содержимое
Башкортстанның 1976 елда төзелгән Илеш районы Югары Яркәй мәктәбе бер тапкыр да ремонт күрмәгән Элегрәк Югары Яркәйнең 2нче санлы мәктәбе укучысы “Интернет иминлеге лигасы” җитәкчесе Екатерина Мизулинага мәктәп җылытылмый диярлек, укучылар салкын бүлмәләрдә укырга мәҗбүр дип зарланып язган иде. Шикаятьне Мизулина үзе чыгарды. “Безнең мәктәптә −28, хәтта −30 дәрәҗә суыкта да мәктәпкә барырга мәҗбүр итәләр, ә мәктәп бик начар җылытыла. Кичә без беренче каттагы бер кабинетта укыдык, чөнки 11нче сыйныфларда район күләмендә сынау БДИ иде. Анда утырганда барыбыз да туңдык, батареяләр салкын иде, ә урамда −25 дәрәҗә булды. Ни өчен без мондый салкында мәктәпкә йөрергә тиеш?”, дип язды Мизулина канәгатьсез укучы сүзләренә сылтанып. 24 гыйнварда прокуратура тикшерү башлады. Илеш районы хакимияте мәктәптә ни өчен салкын булуын аңлатты. Баксаң, 1976 елда төзелгән, ягъни 50 ел эчендә бер тапкыр да ремонт ясалмаган, шуңа бина җылыны тотмый. Шул ук вакытта Башкортстан Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашу өчен Саклану министрлыгы белән килешү төзегән сугышчыларга бер миллион сум түли. ▪️Башкортстан сугышта иң күп кеше югалткан төбәк булса да, республика хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша. Азатлык хисабына күрә бу сугышта Башкортстаннан кимендә 8876 кеше һәлак булган. @azatliqradiosi