TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30046

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры435Количество просмотров
Опубликован27 янв.27.01.2026, 14:15
Содержимое поста

Содержимое

🎼Башкортстан Җәмәгать пулаты деструктив эчтәлектәге идеяларны ачыклау өчен җыр текстларын анализлый торган чек-лист булдырган “Интерфакс” язуынча, беренче чиратта наркотиклар пропагандасы, социаль төркемнәрдә абруйны кимсетү, традицион кыйммәтләрне һәм патриотик идеяләреы инкарь итү, шулай ук Русиядә экстремистик саналган идеяләрне таратуны тикшерү күздә тотыла. Җәмәгать пулатында әлеге чек-листны ата-аналарга, укытучыларга һәм чараларны оештыручыларга теге яки бу җырда деструктив идеяләр бармы-юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итүче гамәли корал булыр дип саныйлар. ▪️Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдә репрессив кануннар һәм чаралар кабул ителде. Сәнгать, мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Башлыча бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелсә дә, төрле чикләүләр милли театрларга да йогынты ясый. ▪️2023 ел башында Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте. Моңа кадәр Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Яхина әсәре буенча куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды. ▪️Шул ук вакытта Русиянең Украинадагы сугышына ачыктан-ачык каршы әйтүче татар-башкорт җырчылары булмады диярлек. Сугыш башланган көнне кайберәүләре Instagramда кара шакмак сурәте куйды, "сугышлар гына булмасын" дигән сүзләр язды. Җырчылар башлыча нейтраль позициядә, алар хуплап та, каршы да дәшми. @azatliqradiosi