Содержимое
Русия Дәүләт думасы ФСБ-га интернетны сүндерү хокукын бирүче канун өлгесен хуплады Русия Дәүләт думасы Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) элемтәне чикләүдә вәкаләтләрен киңәйтүче канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Ноябрь аенда парламентка кертелгән “Элемтә турында”гы канунга төзәтмәләр мобил элемтәне генә түгел, стационар интернетны да сүндерү мөмкинлеген күздә тота. Бу ФСБ таләбе белән иминлекне тәэмин итү максатында эшләнә дип аңлатыла. Шул ук вакытта элемтә операторлары мөштәриләр алдында матди җаваплылыктан азат ителә. Русиядә дроннар һөҗүменә бәйле мобил интернет эшенә әледән-әле чикләүләр кертелә. Мондый чикләүләр такси, кибетләр, онлайн-банклар эшендә өзеклекләргә китергәч бизнес тарафыннан ризасызлык тудырган иде. ▪️Элегрәк Казанда яшәүчеләр интернетның сүнүе үзәккә үтә башлады дип зарланган иде. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi