TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30049

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры407Количество просмотров
Опубликован28 янв.28.01.2026, 08:34
Содержимое поста

Содержимое

Миләүшә Таминдарова милли кадрлар кытлыгына зарланды Татарстан камера хорының җитәкчесе һәм дирижёры Миләүшә Таминдарова Татарстан мәдәният министрлыгының еллык утырышында милли кадрлар мәсьәләсен күтәрде. Ул хор сәнгате өлкәсендә белгечләрнең кискен җитмәвен таныды. «Рухи мирас турында сөйләгәндә, бик җитди проблем калкып чыга. Милли кадрларга, бигрәк тә татар теле белән турыдан-туры бәйле булган хор жанрында аеруча зур кытлык бар», — диде Таминдарова. Шул уңайдан ул Казан консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. «Мин үз коллективымны мондый кадрларны тәрбияләү өчен мәйданчык итеп тәкъдим итәргә әзер. Әгәр бездә шундый милли кадрлар үстерелсә, алар безнең коллективта һәм җыр-бию ансамблендә практика узса, моңа без бик рәхмәтле булыр идек», — дип белдерде ул. 2017 елда Русия мәктәпләрендә прокуратура таләбе белән милли телләрне укыту ихтыярига калды. Бу әлеге телләрне укытучылар һәм шулай аларны укучылар санын кыскартуга китерде.