Содержимое
Көн язмасы: Страсбургтагы "түгәрәк өстәл"дә чит илдә татар мәнфәгатьләрен яклау ысуллары турында сөйләштеләр 24 гыйнварда Страсбургта Кавказ халыклары Ассамблеясе һәм чит илләрдә эшләүче Татар шурасы түгәрәк өстәл оештырды. Бу — аларның уртак беренче эше.Кавказ халыкларын һәм татарларны нәрсә берләштерә? Милли үзенчәлекне саклауда нинди уртак ысуллар булырга мөмкин? Без бу хакта чараны оештыручыларның берсе — Татар шурасы вәкиле, сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе, берничә ел дәвамында мөһаҗирлектә яшәүче Руслан Айсиннан сораштырдык. "Европа илләрендә милли үзәкләр булдыру мөмкинлеге бар. Алар каршында милли мәктәпләр, түгәрәкләр оештырырга мөмкин, моны берсе дә тыймый. Бу бик мөһим. Мәсәлән, беларуслар Литва, Латвия һәм Польшада бу мөмкинлекләрдән актив файдалана. Бу институтлар аларда яхшы эшли. Алар саны күп булмаса да, әлеге юнәлештә оеша алганнар. Кавказ халыклары һәм татарлар аерым оешмаларга туплана, аерым проектлар эшли, әмма "милли йорт" кебек уртак урыннар юк. Европа Берлегенең үз програмлары һәм грантлары бар. Аларны өйрәнеп, әлеге юнәлештә системалы эш алып барырга кирәк. Бу — беренче адым. Икенчесе — безнең яңа килгән кешеләргә, мөһаҗирләргә ярдәм итү эше системга салынмаган. Күп очракта кешеләргә юридик ярдәм кирәк, һәм бу безнең өчен аеруча мөһим. Мәсәлән, Русиядән китүче татарлар һәм башкортлар арасында телләре, милләтләре, диннәре өчен эзәрлекләнүчеләр бар. Аларга сәяси статусы булуын исбатлау бик авыр. Бу миңа да кагылды. Үземә документлар рәсмиләштергәндә, милли сәясәт белән шөгыльләнүче кешегә, "Сезгә нинди куркыныч яный?" дигән сорау бирделәр һәм моны дәлилләүне таләп иттеләр. Мәскәү яки Петербурдан килүче кешегә "Мин Навальныйны яклау йөрешләрендә катнаштым" яки "Мин сугышка каршы чыгыш ясадым" дип әйтү җитә. Аларга ярдәм итүчеләр дә шактый. Ә менә тел активизмы белән шөгыльләнүчеләргә Мәскәү басым ясавын Европа илләре түрәләре белми, бу хакта хәбәрдар түгел. Русия либераллары да тел һәм милли сәясәтне кабул итми. Алар мондый активизм бармы соң, аның өчен эзәрлекләүләр булмыймыни дип аптырый һәм ярдәм итүдән баш тарта", диде Айсин Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi