TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30054

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры397Количество просмотров
Опубликован29 янв.29.01.2026, 05:58
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русиянең һөҗүме нәтиҗәсендә Запорожье өлкәсендә өч кеше һәлак булды, дип хәбәр итә өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Иван Федоров. Бер кеше яраланган. 🔸"АКШ һәм Европа Украина өчен иминлек гарантия мәсьәләсендә уртак килешүгә иреште", дип белдерде АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио Сенаттагы тыңлауларында. Рубио билгеләп үткәнчә, Украина көнчыгышындагы җирләр мәсьәләсе генә әле хәл ителмәгән килеш кала, һәм бу "бик катлаулы" мәсьәлә булачак. 🔸Германия канцлеры Фридрих Мерц Украинаның 2027 елга Европа берлегенә керү мөмкинлеген күрми. "Бу берничә елга сузыла торган процесс. Мондый тиз кушылу гади генә мөмкин түгел", дип билгеләп үтте ул. Бу датаны элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский әйткән иде. 🔸Португалиядә "Кристина" давылы нәтиҗәсендә ким дигәндә биш кеше һәлак булган. Бу хакта Sabado басмасы хәбәр итә. Якныча 485 мең кеше электрсыз калган, шактый йортлар һәм машина юлларына зыян килгән. 🔸Казанда режиссер Тимур Бекмамбетовтан тартып алынган Мәрҗани йорты сатуга чыгарылган. Бинаның башлангыч бәясе - 9,3 миллион сум. "Коммерсант" язуынча, йорт Бекмамбетовтан мәхкәмә карары нигезендә тартып алынган. Мәхкәмәгә Казанның Мәскәү районы прокуроры мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында хуҗаның мәдәни мирас корылмасын саклау өчен тиешле чаралар күрмәве ачыкланган диелә. @azatliqradiosi